Шамил Тарпищев Казан вузы укытучысы булды

Россия Теннис федерациясе президенты Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укыту эшчәнлеген башлый

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Шамил Тарпищев спорт дисциплиналары теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укыту эшчәнлеген башлый.

Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара Олимпия комитеты вәкиле, РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы вәкиле, фәннәр кандидаты Шамил Тарпищев 6 нчы декабрьда Идел буе спорт һәм туризм академиясенең бер объектында – Казан Теннис академиясендә спорт юнәлешендә белем алучы студентларга беренче лекциясен укыячак. Шулай ук үз тәҗрибәсе белән СССР спорт мастеры, педагогия фәннәре докторы, профессор Анна Скородумова уртаклашачак.

Бу көннән алып, Шамил Тарпищевның лекцияләре Идел буе академиясе студентлары өчен ай саен булачак, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.