Казан шәһәре мөселман яшьләренең 4нче спартакиадасы (стритбол) үтте

1 урынга РИУ спортсменнары лаек дип табылды

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 2012 елның 4 декабрендә ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты (физик тәрбия һәм спорт комитеты) белән берлектә, мөселман яшьләре арасында стритбол буенча шәһәр спартакиадасы оештырды.

“Ватан” спорт комплексында узган чарада РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән, “Солтан”, “Әниләр”, “Гали” мәчетләреннән спортсменнар катнашты.

1 урынга РИУ спортсменнары, 2 урынга “Мөхәммәдия” шәкертләре, 3 урынга ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.