“Динамо-Казан” Чемпионнар лигасында үз төркемендә җиңеп килә

Гамова 29 очко җыеп, матчның иң нәтиҗәле уенчысы булган

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Италиянең “Урбино” командасын җиңде һәм үзенә “Е” төркемендә беренче урын гарантияләде.

Динамочылар баштан ук үзләрен бик яхшы күрсәттеләр, ә Екатерина Гамова Вальдона Петрускайтны ялгышырга мәҗбүр итте - 7:4.

Казан командасы лидеры хаталарсыз уйнады. Матчта ноктаны Мороз куйды - 25:17.

3:0 – Казан “Динамо”сының җиңүе. Гамова матчның иң нәтиҗәле уенчысы булды, ул 29 очко җыйды.

11 декабрьда “Шверинер”га каршы матч белән команда Чемпионнар лигасының төркем этабын тәмамлый, дип хәбәр итә “Динамо” матбугат хезмәте.

Чемпионнар лигасы. “Е” төркеме. 4 нче тур.

«Урбино» (Италия) –«Динамо» (Казан, Россия) – 0:3 (26:28, 21:25, 17:25).