“Ак Барс” КХЛ чемпионатындагы тәнәфес алдыннан Казанда соңгы сериясен ача

Бу мини-серия ике матчтан – бүген “Сибирь” һәм 7 нче декабрьда “Амур” белән уеннардан тора

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Ак Барс” КХЛ чемпионатындагы тәнәфес алдыннан Казанда соңгы сериясен ача.

Бу мини-серия ике матчтан – бүген “Сибирь” һәм 7 нче декабрьда “Амур” белән уеннардан тора. Казанда узачак киләсе матч 29 нчы декабрьда “Нефтехимик”ка каршы булачак.

Бүгенге очрашу “Татнефть-арена” боз сараенда кичке җидедә башлана. “Ак Барс” – “Сибирь” уенына Юрий Цыплаков (Санкт-Петербург), Александр Черенков (Мәскәү), Евгений Стрельцов, Денис Тарасов (икесе дә - Түбән Новгород) составындагы судьялар төркеме бәя бирәчәк.

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 88 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 41 җиңү (шайбалар аермасы - 314–301). Быелгы сезонда “Ак Барс” “Сибирь” белән Новосибирскта 21 нче октябрьда очрашты: казанлылар 1:3 исәбе белән җиңелде (Морозов; А.Никулин, Малышев, Кривоножкин), дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.