«Яшел фитнес» проектында бушлай онлайн-күнекмәләр башланды

Профессиональ фитнес-тренерларның дәресләрендә катнашу түләүсез оештырыла.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). «Яшел фитнес» проекты профессиональ фитнес-тренерлар катнашында яңа бушлай онлайн-күнекмәләр сериясен эшләтеп җибәрде. Дәресләр кышкы сезон дәвамында Instagram социаль челтәрендә туры эфирлар форматында узачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иң кирәкле 10 юнәлешне сайлаганда, алар арасында медитация һәм йога, ЛФК һәм сулыш гимнастикасы, пилатес, социаль челтәрләр кулланучыларының фикере исәпкә алынган. Һәркем дәресләр өчен уңайлы вакыт сайлап ала, яңа юнәлешләрне сынап карарга яки ошаган юнәлеш буенча күнегүләрне дәвам итәргә мөмкин.

Күнекмәләрдә катнашу бушлай. Расписание атна саен төзелә.

Күнекмәләрнең тулы программасы «Яшел фитнес» проекты аккаунтларында «Вконтакте» һәм Instagram @zf_kzn яки #ЗеленыйФитнес хештегы буенча урнаштырылган.