"Динамо-Казан" волейболчылары Россия кубогының "Дүртлек финалы"на чыкты

Б төркемендә «Динамо-Метар» командасына каршы уен 3:0 исәбе белән тәмамланды.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы Россия кубогының «Дүртлек финалы»на чыкты. Казан командасы соңгы төркем матчында Чиләбенең «Динамо-Метар» командасын 3:0 исәбе белән җиңде.Беренче партия хуҗаларның актив һөҗүменнән башланды – нәтиҗәдә уен башында исәп 4:1 иде. Әмма аннары команда өстенлекләрне ычкындырды. Нәтиҗәдә, казанлылар бу партияне 25:23 исәбенә төгәлли алды.«Динамо-Казан» икенче партияне хаталардан башлады. Әмма кунакларда да шул ук проблема иде, шуңа күрә командаларның исәбе бер тирәдә барды. Казанлылар бу партияне 25:18 исәбе белән тәмамлады.Билгеләп үтик, «Динамо-Казан»ның баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов «Динамо-УОР» казанлыларның яшьләр составы өчен чыгыш ясаучы Полина Матвееваны уен мәйданына чыгарды.Казан командасы өченче партиядә уенны шунда ук үз кулына ала һәм шундый рухта уен ахырына кадәр уйный. Өченче партия 25:17 исәбе белән тәмамланды.Казан командасы Б төркемендә беренче урынны алды һәм хәзер 13-14 декабрьдә Калининградта узачак «Дүртлек финалы»нда катнашачак. Ришат Гыйлаҗетдинов спортчыларының көндәшләре -  финал хуҗалары «Локомотив» һәм Красноярскиның А төркеме җиңүчесе «Енисей» командасы.