420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Азнакай, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк"). Урыссу бистәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган җиңел атлетика буенча регионара турнир узды. Азнакай районының яшь спортчылары әлеге ярышта зур уңышлар яулады, дип яза җирле басма.
Тренерлары Рөстәм Гыйлфанов җитәкчелегендә "Лидер" спорт мәктәбе җиңел атлетлары өч I урынга лаек булганнар.
Алинә Мөхтәруллина (150 м), Таңсылу Шакирова (1000 м) һәм Альберт Хәйбуллинга (1000 м) әлеге турнирда тиңнәр булмаган.
Артур Фәрукшин 150 м дистанциядә II урынга чыккан, дип хәбәр итә "Лидер" спорт мәктәбе.