«Ак Барс» хоккей клубы команда вәкилләрендә коронавирус булуын әлегә расламады

Командадагы кайбер кешеләрдә чыннан да ОРВИ симптомнары булуы, аларның коронавируска анализ тапшыруы һәм аларның изоляциядә булуы хәбәр ителгән иде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы берничә хоккейчысының коронавирус йоктыруы турындагы мәгълүматны әлегә расламады. Шул ук вакытта, командадагы кайбер кешеләрдә чыннан да ОРВИ симптомнары булуы хәбәр ителгән иде.

«"Ак Барс"ның берничә уенчысында, тренерлар штабындагы берничә кешедә һәм персоналда ОРВИ симптомнары бар. Алар симптомнар барлыкка килү белән изоляциягә җибәрелде һәм 5 октябрь иртәсендә коронавируска ясалган тест нәтиҗәләре билгеле булганчы изоляциядә булачак», — дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, алдарак «Ак Барс» хоккей клубының өч уенчысы коронавирус йоктырган дип хәбәр ителгән иде.