УНИКС баскетбол командасы бүген яңа сезонны ача

Казан командасының көндәше – Санкт-Петербургның «Зенит» клубы.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның УНИКС баскетбол командасы үз мәйданында Санкт-Петербургның «Зенит» баскетболчыларына каршы уен белән Бердәм лига чемпионатында 2017-2018 елгы сезонны башлап җибәрә.

Яңа сезон алдыннан УНИКС сизелерлек үзгәрде: үз вазифасыннан азат ителгән баш тренер Евгений Пашутин урынын Греция остазы Димитрис Прифтис алды, командада узган елгы составтан 4 баскетболчы гына калды, сафларны 12 яңа уенчы тулыландырды.

«Баскет-холл»дагы бүгенге матч 17.00 сәгатьтә башлана.