Россия Көрәш федерациясе Бөтендөнья Хәрби сәнгать берлегенә керде

Россия Көрәш федерациясе делегациясе Көньяк Кореяда Бөтендөнья Хәрби сәнгать фестивалендә катнашты.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Россия көрәш федерациясе делегациясе шушы көннәрдә Көньяк Кореядан кайтты. Анда бер юлы дөнья күләмендәге ике вакыйга: Бөтендөнья Хәрби сәнгать берлегенең 16 нчы Генераль җыелышы һәм Бөтендөнья Хәрби сәнгать фестивале (WoMAU) узды. Бу хакта Россия көрәш федерациясе рәсми сайты хәбәр итә.

Делегацияне Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов җитәкли. Алар беренче тапкыр көрәш презентациясе булган еллык Бөтендөнья Сугыш сәнгате берлеге җыелышында катнаша.

“Россия Көрәш федерациясе өчен Бөтендөнья Хәрби сәнгать берлегендә булу зур мәртәбә. Бу безнең халыкара спорт хәрәкәтенә катнашыбыз һәм үсештә яңа этап булып тора”, – дип фикерләре белән уртаклашты Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья Хәрби сәнгать берлегенә 32 илдән 45 оешма керә. Россия Көрәш федерациясен Берлеккә кабул итүгә карата аның әгъзалары бертавыштан хуплау белдергән. Берлек президенты Чхын Ва-Тхэ Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтовка тантаналы төстә берлеккә керүне раслаучы сертификат тапшырган.

Моннан тыш, фестиваль ачылышында Россия көрәшчеләре көрәш алымнарын күрсәтә, осталык дәресләре үткәрә. Федерация командасы фестиваль программаларында уңышлы чыгыш ясый һәм тамашачы призына лаек була. Көрәш алымнарын безгә яхшы таныш спортчылар – Ильмир Төхвәтуллин, Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин, Марат Купкенов, Дамир Әдиятуллин, Риназ Гарипов, Салават Мифтахов һәм Рөстәм Фәйзрахманов күрсәтте.

Россия Көрәш федерациясе инде 17 нче фестивальгә дә чакыру алган.