Нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы ярышларының ачылыш тантанасы узды

Ирина Винер-Усманова Дөнья кубогы ярышларының дөнья чемпионаты алдыннан генераль репитиция булуын ассызыклап үтте

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы ярышларының рәсми ачылыш тантанасы узды.

Иң элек, залга турнирда катнашучы 25 илнең әләмнәре чыгарылды. Гимнаст кызларны, ярышларны карарга килгән тамашачыларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, нәфис гимнастика буенча бөтенроссия федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, Россия Олимпия комитетының Башкарма комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, техник комитет әгъзасы Даниела Делле Кьяйе, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов (Италия) сәламләде.

Рафис Борһанов илнең спорт башкаласы исемен йөрткән Казан шәһәренең нәфис гимнастика буенча төрле турнирларны кабул итүен, әмма Дөнья кубогы финалының Татарстан башкаласында беренче тапкыр үткәрелүен билгеләп узды. Ул нәфис гимнастика буенча халыкара федерация җитәкчелегенә ярышларны үткәрү урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәтен җиткерде. “Спортчыларга мавыктыргыч, кызыклы, имгәнүсез көрәш, тамашачыларга күңелләренең ләззәт алуын телим”, - дип мөрәҗәгать итте министр.

Ирина Винер-Усманова Дөнья кубогы ярышларының дөнья чемпионаты алдыннан генераль репитиция булуын ассызыклап үтте.

Искәртеп узабыз, нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы, 21-28 сентябрь көннәрендә Измирда (Төркия) узачак дөнья чемпионаты ярышлары алдыннан үткәрелә. Анда исә 2016 нчы елдагы олимпиадага спортчылар сайлап алыначак.

“Нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы ярышлары спортны беренче урынга куйган шәһәрдә уза. Без төрле ярышларны Казанда һәрвакыт бик теләп оештырабыз”, - дип белдерде нәфис гимнастика буенча Россия җыелмасының баш тренеры.

Марат Бариев турнирда катнашучыларны Россия Олимпия комитеты һәм аның президенты Александр Жуков исеменнән сәламләде. “Әлеге искиткеч матур спорт төре дөньяда, Россия төбәкләрендә нык үсеш ала”, - дип белдерде ул.

Рәсми ачылыштан соң, залда Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Аннары август аенда Кытайда узган нәфис гимнастика буенча юниорлар арасында II җәйге олимпия уеннарында катнашкан спортчыларны бүләкләү тантанасы узды.

Бүген сениоркалар индивидуаль программада обруч һәм туп белән күнегүләр күрсәтә, иртәгә булава һәм тасмалар белән чыгышлар, шулай ук төркемле күнегүләр көтелә. 7 нче сентябрьдә исә, аерым төрләрдә финал һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.