Әлмәт күлендә ярышлар булачак

Суда моторлы спорт буенча Россия кубогы старт ала

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). 7 сентябрьдә 11 сәгатьтә Әлмәтнең шәһәр күлендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярышлар була.
Бу көнне аквабайк классында суда моторлы спорт буенча Россия кубогы старт ала. Ярышларда җиңүчеләр 17 сәгатьтә бүләкләнәчәк, дип игълан итә “Әлмәт таңнары” басмасы.