news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан волейболчылары Россия җыелма командасы составында Олимпиада финалына чыкты

Команда Франция – Аргентина матчы җиңүчесе белән көч сынашачак.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия волейболчылары Олимпия уеннары финалына чыкты. Ярымфинал матчы бүген иртән узды — Россия Олимпия комитеты җыелмасы Бразилия командасын җиңде.

Россия волейболчылары 3:1 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Командада Татарстаннан өч волейболчы чыгыш ясый — Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубев.

Финал матчы 7 августта узачак, Россия командасының көндәше Франция — Аргентина матчында җиңүче булачак.

Хәзерге вакытта Россия Олимпия комитеты җыелма командасы гомуми медаль зачетында бишенче урында тора. Җыелма команда исәбендә — 15 алтын, 21 көмеш һәм 19 бронза медаль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100