Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Боксер Альберт Батыргазиев Олимпиадада Россиягә 15нче алтын медаль китерде
Россия җыелма командасы активында 21 — көмеш һәм 19 бронза медаль (барлыгы – 55 бүләк) бар.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия боксеры Альберт Батыргазиев (ул – нугай милләтеннән) Токиода узучы Олимпиадада 57 килограммга кадәрге авырлыкта алтын медаль яулады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ярышларның финалында ул Америка спортчысы Дюк Рэганны 3:2 исәбенә отты.
Әлеге үлчәү категориясендә Куба боксеры Лазаро Альварес һәм Гана спортчысы Самуэль Таки бронза медальгә лаек булды.
Россия җыелма командасы өчен әлеге алтын медаль Токиодагы Уеннарда 15нче алтын медаль булды. Моннан тыш, җыелма активында 21 — көмеш һәм 19 бронза медаль (барлыгы – 55 бүләк) бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз