news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спорт министры: Һәр икенче татарстанлы спорт белән шөгыльләнә

Владимир Леонов сүзләренчә, Татарстан — спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны буенча Россия лидеры.

Татарстан спорт министры: Һәр икенче татарстанлы спорт белән шөгыльләнә
архив

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанның һәр икенче кешесе спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта «Татарстан Онлайн» программасының туры эфирында Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Без — спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны буенча Россия лидерлары. Бүген бу күрсәткеч 50 проценттан артык. 2024 елга бу өлеш 57 процентка тигез булырга тиеш. Ә федераль үзәк 55 процентка җиткерү бурычын куя. Әмма без һәрвакыт арттырып үтәргә тырышабыз», — диде министр.

Шулай ук ул «Спорт — яшәү нормасы» федераль проектының үсеш динамикасы турында сөйләде, шуның аркасында артым да күзәтелә. «10-15 ел элек спорт белән шөгыльләнүче кешеләр 20 процентка якын иде. 2030 елга ил һәм республика алдында бурыч — 70 процент. Без моңа ирешә алабыз, чөнки хәзер спорт трендта», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100