Мамадышта яңа спорт комплексына исемне ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә биргәннәр

Биредә спорт объекты төзелеше дәвам итә.

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»).  Мамадышта «Юбилейный» яңа спорт комплексы булачак. Бу исем Татарстан АССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә бирелә. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Шәһәр халкы тәкъдим иткән атаманың төрле вариантларын караган район администрациясендә шул рәвешле җирле халыкның берничә буынының муниципалитет үсешенә керткән өлешен чираттагы тапкыр билгеләп үтә алачагын аңлаттылар.

«Үткән казанышларсыз бүгенге биеклекләргә ирешеп булмас иде. Бу хакта районда социаль әһәмияткә ия объектлар да искә төшерергә тиеш. Моннан тыш, республика һәм ил дәрәҗәсендә түгәрәк даталарны билгеләп, без һәрвакыт үзебезнең зур булмаган бәйрәмнәрне истә тотачакбыз», — диделәр район хакимиятендә.

«Северный» микрорайоны территориясендә «Лагуна» бассейныннан ерак түгел спорт объекты төзелеше дәвам итә. Эшләр май башында башланды. Бу елның ахырына объектны ачу планлаштырылган.

Универсаль спорт залында футбол, бадминтон һәм волейбол белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Икенче катта тренажер залы урнашачак.