Биектау районының Мүлмә авылында футбол мәйданчыгы булачак

Футбол кыры үзара салым акчасына төзелә.

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Биектау районының Мүлмә авылында футбол мәйданчыгы булачак. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы хәбәр итә.

 Объект җәй ахырында тапшырылачак. Футбол кырыннан тыш, тренажер һәм турниклар урнаштырылачак.

Футбол кыры үзара салым акчасына төзелә.