news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Кадыйров «Универсиада-2023» дирекциясенең Күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды

2020 елның февралендә Кадыйров Россия спорт министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнде.

Азат Кадыйров «Универсиада-2023» дирекциясенең Күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»нең элеккеге башлыгы, ә хәзер Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров «Универсиада-2023» башкарма дирекциясенең Күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта РФ Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек советы секретаре вазифасында — Свердловск өлкәсе спорт министры Леонид Рапопорт.

XXXII Бөтендөнья җәйге универсиада 2023 елның 8-19 августында Екатеринбургта узачак. Спорт программасына спортның 18 төре: баскетбол, бокс, су полосы, волейбол, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, регби-7, самбо, спорт гимнастикасы, җәядән ату, теннис, тхэквондо, фехтование, футбол, нәфис гимнастика буенча ярышлар кертелгән.

Илебез 1973 елда Мәскәүдә һәм 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданы кабул итте. 2019 елның мартында Бөтендөнья кышкы универсиада Красноярскида узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100