Универсиада өчен “Казань 2013” командасы тупланган

Команда составында – төрле булуларына карамастан, бер-берсен тулыландыра торган уникаль кешеләр

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Казанга бөтен дөньядан кунаклар җыелды – алар арасында дөньяның 24 иленнән һәм Россиянең 35 төбәгеннән “Казан 2013” волонтерлары. 5000 чит ил һәм чит төбәк волонтерлары Казан коллегаларына кушылды. Команда тупланган – команда әзер.

3 нче июльдә чит шәһәрләр һәм чит илләр волонтерлары яшәгән урыннарда welcome-тантаналары һәм делегация парадлары үтте. Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов очрашуның мөхтәрәм кунагы булды: ул егет һәм кызларны сәламләп, Уеннарда уңышлар теләде. Универсиада 2013 оештыру комитеты исеменнән рәхмәт сүзләре әйтеп һәм уңышлар теләп, аппарат җитәкчесе – “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясады.

Тантаналы өлеш соңында волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Александр Карпов беренче тапкыр “Казан 2013” волонтерлары гимнын тәкъдим итте.

“Казан 2013” волонтерлары командасы чынлап уникаль, һәм эш сан күрсәткечләрендә генә түгел, команда составында төрле булуларына карамастан, бер-берсен тулыландыра торган уникаль кешеләр булуда.

“Казан 2013” волонтерлары командасы – интернациональ команда. Дөньяның 24 иленнән Уеннарга чит ил волонтерлары буларак килгән егетләр һәм кызлар үз илләрен тәкъдим итү хокукын алдылар.

Тормыш тәҗрибәсенең яшьләрнең энергиясе белән бергә кушылуы – уңышның тагын бер сере. “Көмеш” волонтерлар – “Казан 2013” волонтерлары командасында үзенчәлекле күренеш һәм актив тормыш позицияле кешеләр арасында яңа тренд. Мәсәлән, “Казан 2013” иң тәҗрибәле һәм иң өлкән яшьтәге волонтерына Универсиада көннәрендә - 10 нчы июльдә - 77 яшь тула, ә иң яшь волонтер – Универсиада паркының яшь артисты – Уеннардан соң 15 яшьлеген бәйрәм итәчәк.

Бразилия һәм Австралия волонтерлары Казанга кадәр иң озын юлны үткәннәр – аларның һәрберсе очкычта 14000 километр үткән. Ә Чабаксар һәм Йошкар-Ола волонтерлары Казанга 2-3 сәгатьтә килеп җиткән.

“Казан 2013” волонтерлары бик яхшы физик формада – кызлар арасында популяр размер – S, ә егетләр арасында – L. “Казан 2013” волонтерының уртача буй озынлыгы - 170 см, иң озын волонтер Ижаудан килгән, аның озынлыгы - 205 см, ул “Биек Тау” объектында баскетбол буенча ярышларда Swiss Timing системасында эшләячәк.

“Спорт ярышларын оештыру”, “Тамашачы белән эшләү” һәм “”Шәһәр волонтерлары” позицияләрендә волонтерларның бик күп командалары эшли, иң “сирәк” позиция – спорт мәгълүмат үзәгендә волонтер-метеоролог – Уеннарда мондый ярдәмчеләр бары дүртәү генә була.

Волонтерлар иң күп җыелган объект – Халыкара мәгълүмат үзәге, анда 806 кеше эшли, ә спорт объектлары арасында – Үзәк стадион, анда җиңел атлетика буенча ярышларда 724 волонтер эшләячәк. Волонтерлар Аккредитация һәм экипировка бирү үзәгендә Games Time режимында 50 көн эшләячәк, аларның волонтер сменалары 1 нче июньнән эшли.

Исегезгә төшерик, Уеннарда 349 позициядә 40 тан артык функциональ юнәлеш буенча 20000 ярдәмче җәлеп ителәчәк – әлеге команда Универсиаданың 12 көнендә волонтерларның яңа рекордын куячак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.