Спортның су төрләре сараенда Универсиада кысаларында суга сикерү буенча ярышлар башланды

Ярышлар 5-12 нче июль көннәрендә уза

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Спортның су төрләре сараенда хатын-кызлар арасында 1 метр трамплиннан һәм ир-атлар арасында 3 метр трамплиннан суга сикерү буенча ярышлар уза. Сәгать 11.00 хатын-кызларның алдагы раунды башланды. Соңыннан ике ярымфинал була. Алдагы этап кысаларында ир-атлар арасында ярышлар сәгать 15.00 башлана.

Бу көнне бассейнда танылган сикерүчеләрне күреп була, алар арасында – Олимпия чемпионы-2012 һәм Универсиада 2011 көмеш призеры Илья Захаров, Универсиада 2011 чемпионнары Линь Цзинь һәм Паола Эспиноза һ.б.

Казанда Универсиадада 12 медаль комплекты – 6 хатын-кызлар һәм 6 ир- атлар арасында – уйнатыла. Ярышлар 5-12 нче июль көннәрендә уза, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.