Клод-Луи Галльен: “Татарстан яшьләре, волонтерлар халыкара багланышларны ныгыту, төрле милләтләр арасында элемтәләр урнаштыру фикерен алга сөрә”

Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бюджеты якынча 4,5 миллиард АКШ долларын тәшкил итәр дип фаразлана

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бюджеты якынча 4,5 миллиард АКШ долларын тәшкил итәр дип фаразлана. Әмма бу әле төгәл сан түгел. Бу хакта бүген “Kazan-Arena” стадионының төп медиа-үзәгендә, Универсиада-2013 кә старт бирүгә багышланган матбугат конференциясендә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен хәбәр итте.
Матбугат конференциясендә шулай ук Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, РФ Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд катнашты.
Матбугат очрашуы Универсиадага әзерлек этапларын чагылдырган видеофильмны караудан башланды. Универсиадага кагылышлы барлык мәгълүматлар спикерлар тарафыннан кабат искәртеп узылды.
Клод-Луи Галльен чыгышында ассызыклап узганча, Универсиада Татарстан, Россия өчен генә түгел, дөньякүләм студентчылык хәрәкәтенә өметле перспективалар бирүче мөһим вакыйга. Ул FISU ның Олимпия комитетыннан соң икенче эре халыкара оешма булуын искәртеп үтте. “Халыкара студентлар спорты федерациясе спорт чараларын оештыру белән генә шөгыльләнеп калмыйча, студентның көнкүрешен, үсешен дә кайгырта. ФИСУ спорт эшчәнлегендә альтернатив коммерцияле булмаган юнәлешкә дә зур игътибар юнәлтә”, - дип бәян итте FISU президенты.
Клод-Луи Галльен әйтүенчә, Универсиада ни өчен Казанда узачак, дип сораучылар байтак. Мин андыйларга болай дип җавап бирәм: “Беренчедән, бу безнең шәһәрдәге яшьләрнең санына карап кабул иткән фикеребез. Казанда 150 меңнән артык студент белем алуы – күп нәрсә хакында сөйли. Бу яктан Казан күпләргә үрнәк. Икенчедән, миңа Татарстан яшьләре, волонтерлар белән аралашырга туры килде. Алар халыкара багланышларны ныгыту, төрле милләтләр арасында элемтәлрә урнаштыру фикерен алга сөрә. Казан яшьләре тагын шул ягы белән игътибарны җәлеп итә: алар республиканың икътисади үсешен, сәламәт тормыш рәвешен өстен куя”, - дип белдерде Клод-Луи Галльен. Аның фикеренчә, Казанда Универсиаданы югары дәрәҗәдә оештыру күренеше, шулай ук күңелгә хуш килерлек казаныш. “Мин Казанда 5 ел элек булган вакытымны хәтерлим: аннан соң Казан танымаслык булып, гаҗәеп күркәмләнде, үзгәрде”, - ди ул.
Клод-Луи Галльен билгеләп үткәнчә, күпчелек халыкны, Универсиадага күпме акча сарыф ителүе дә кызыксындыра. “Гади халыкның, шушы зур чарага күпме акча тотылуын беләсе килүе – нормаль күренеш. Яшерен-батырын түгел, мондый чараларны оештыру бик кыйбатка төшә. Универсиаданы уздыручы ил, Уеннар хуҗабикәсе күпме генә акча туздырса да, моның Татарстан, Россия халкының якты киләчәге хакына эшләнгән адым булуын истә тотарга кирәк”, - дип ассызыклый FISU президенты.
Аның сүзләренә караганда, әлегә Казандагы Универсиаданың бюджетын төгәл билгеләп булмый, Уеннар тәмамлангач бюджет күләме тагын да тәгаенләнәчәк. Әйтик, былтыр Лондондагы Олимпия уеннарының бюджеты башта якынча 4, 4 миллиард АКШ доллары күләмендә бәяләнгән булса, ахыр чиктә ул 13,9 миллиард АКШ долларына әйләнгән. Шулай булгач, Галльен фикеренчә, Казан буенча да бюджет күләмен әлегә якынча гына дип игълан итәргә кирәк.
“Универсиадага инфраструктура камилләште, тимер юл вокзалы, аэропорт яңартылды, яңа кунакханәләр сафка басты – болар барысы да Казанга олы мирас булып кала. Универсиада үзеннән соң зур эз калдырачак. Универсиада узуы, Россия һәм Татарстан икътисадына да уңай йогынты ясаячак. Туризм да зур адым белән алга атлаячак. Универсиада үткәрү өстенлеге күзгә күренәчәк”, - дип белдерде Клод-Луи Галльен.