ФИСУ делегаты: “Мөгаен, безгә Универсиадада футбол турниры регламентын үзгәртергә туры киләчәк”

“Рубин” стадионында бүген 20.00 сәгатьтә Россия студентлар җыелма командасы Ирландия командасына каршы беренче матчны уйнаячак

  (Казан, 5 июль, «Татар-информ», Илдар Райманов). Халыкара студентлар спорты федерациясе делегаты, Россия Спорт федерациясе вәкиле Андрей Власов Универсиада кысаларында футбол турниры стартына багышланган матбугат конференциясендә техник комитетта футбол турниры регламентын үзгәртү варианты каралачак дигән мәгълүматны шәрехләде.
“Бүгенге көндә 15 ир-атлар һәм 15 хатын-кызлар командасы бар. Хәзерге вакытка кадәр бары тик Алжир ир-атлар футбол командасы хакында мәгълүмат юк, аларның Уеннарда катнашырга килүләре хакында билгеле түгел”, - дип аңлатты Андрей Власов.
“Вәзгыятькә карап эш итәчәкбез. Алжир командасы килмәгән очракта, техник комитетта турнир регламентын үзгәртү варианты каралачак”, дип белдерде ФИСУ делегаты.
Россия футбол берлеге вәкиле турнирга әзерлек югары дәрәҗәдә узды һәм оештыру эшләре таләпләргә җавап бирә, дип белдерде. “Гомумән алганда, барлык объектлар да ФИФА таләпләренә туры килә”, - дип билгеләп үтте А.Власов.
Искәртеп узабыз, футбол турниры бүген старт алды. Россия студентлар җыелма командасы “Рубин” стадионында бүген 20.00 сәгатьтә Ирландия командасына каршы беренче матчны уйнаячак.