Демин: “Универсиадада уңышка ирешү өчен, РФ атучыларына барлык шартлар тудырылган”

Стендка ату буенча ярышлар 12-17 нче июль көннәрендә “Свияга” ату комплексында уза

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Казанда, Универсиадада уңышлы чыгыш ясау өчен, стендка ату буенча Россия җыелма командасына барлык шартлар тудырылган, дип белдерде Казанда Универсиадада стендка ату буенча ярышлар директоры Сергей Демин.

Шимбә, 6 нчы июльдә, Казанда Универсиада башлана. Стендка ату буенча ярышлар 12-17 нче июль көннәрендә “Свияга” ату комплексында уза. Стендка ату буенча Россия җыелмасы Казанга кичә кич килгән.

“Безнең Россия җыелма командасы Универсиада алдыннан “Свияга”да соңгы тренировка җыенын уздырачак. Команданың монда торачагы бик уңайлы, чөнки бу Универсиада Авылыннан читтә, якынча 70 км ераклыкта булган бердәнбер объект. Безнең атучылар өчен һәр көн тренировка ясарга ату урынына барып, аннары Универсиада Авылына кайтып йөрү дөрес булмас иде. Без, Россия җыелма командасы Универсиада ярышларында лаеклы чыгыш ясасын өчен, барын да эшлибез”, - диде Демин.

Россия җыелма командасы Универсиада башланыр алдыннан объектта тагын бер тапкыр атып карау мөмкинлегеннән файдалана. “Әлеге ату урыны Россия җыелма командасына ярдәм итәр, дип өметләнәм. Без монда Универсиада алдыннан Россия чемпионатын уздырдык, анда студентлар җыелма командасына сайлау барды. Атучылар әлеге ярышларда көрәш белән тишкерү уздылар, әлеге стендның үзенчәлекләрен беләләр, һәм мин бу командага Казанда лаекле чыгыш ясарга ярдәм итәр, дип өметләнәм” , - диде Демин, дип хәбәр итә “Казан 2013” хәбәрләр рәсми хезмәте өчен, “Р-Спорт” агентлыгы.

Исегезгә төшерик, Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 4 атучы: Александр Фурасьев, Светлана Крашенинникова, Артем Копыстынский һәм Николай Теплый - чыгыш ясый.