Бүген Казанга Универсиада уты кайта

Иртәгә башкала буйлап эстафетага старт бирелә

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Бүген Казанга бер ел дәвамында сәяхәт итеп йөргән Универсиада уты кайтачак. “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты белдерүенчә, Утның соңгы эстафетасы башкалада иртәгә старт алачак, ә аңарчы ул Универсиада музеена урнаштырыла.
Бүген аккредитацияләнгән журналистлар Универсиада утын каршы алу өчен 12 сәгать 45 минутка Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгенә чакырыла.