Авыр атлетика буенча спорт мастеры Дмитрий Хомяков Универсиада ачылышында Россия җыелма командасы байрагын әйдәп барачак

Хомяков – 77 кг га кадәр авырлык категориясендә Ауропа чемпионы.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университеты студенты, авыр атлетика буенча спорт мастеры Дмитрий Хомяков XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышында Россия җыелма командасы байрагын әйдәп баручы булачак. Бу хакта бүген “Kazan-Arena” стадионының төп медиа-үзәгендә, Универсиада-2013 кә старт бирүгә багышланган матбугат конференциясендә Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, Уеннар ачылышы тантанасы иртәгә, 6 нчы июльдә узачак.
“Без сезгә кечкенә генә серне ачабыз. Ил җыелма командасы байрагын авыр атлетика буенча спорт мастеры, КФУ студенты Дмитрий Хомяков алып барачак”, – дип белдерде Олег Матыцин.
Хомяков – 77 кг га кадәр авырлык категориясендә Ауропа чемпионы.
Олег Матыцин әйтүенчә, безнең команда составында 663 спортчы исәпләнә, алар арасында 18 олимпия чемпионы, 105 атказанган спорт мастеры бар. “Безнең команда саны ягыннан куәтле. Шулай ук Япония командасы да шактый көчле һәм ул безнең җитди көндәшебез санала. Куәтле командалардан шулай ук Кытай, Корея, Украина, АКШ командаларын көндәшләр сафына кертеп була”, – дип билгеләп узды Россия студентлар спорты берлеге башлыгы.