Казанда узган Дөнья лигасы уеннарын Россия волейболчылары уңышсыз төгәлләде

Сергей Шляпников җитәкләгән команда 3 уенның берсендә генә уңышка иреште.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). 2-4 июнь көннәрендә Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәге Дөнья лигасы турнирының төркем этабы уеннарын кабул итеп алды. Турнирда мәйдан хуҗалары – Россия ир-атлар волейбол җыелмасыннан тыш, Болгария, Франция һәм Аргентина командалары көч сынашты.

Бу сезон алдыннан гына баш тренер вазифасына билгеләнгән Сергей Шляпников әлеге турнирда ил җыелмасының лидерларыннан башка гына чыгыш ясады. Беренче уенны Аргентина командасын отудан башлаган (3:0) Россия волейболчылары калган ике уенда җиңелүгә дучар булды. Икенче уенда Казандагы этапның булачак җиңүчесе – Франция командасына оттырса (1:3), соңгы турда Болгариягә каршы матчта җиңүне кулдан ычкындырды – 2:3 (25:21, 25:15, 22:25, 25:27, 13:15).

Шулай итеп, Казандагы турнирда Франция җыелмасы өч уенны да җиңү белән төгәлләде. Калган командалар исәбенә берәр җиңү һәм икешәр җиңелү бар. 

Дөнья лигасының икенче тур уеннарын Россия волейболчылары 9-11 июньдә Франциянең По шәһәрендә уздыра. Биредә Сергей Шляпников шәкертләренә мәйдан хуҗаларыннан тыш Америка һәм Италия җыелма командалары белән очрашырга туры киләчәк. Ә 15-18 июньдә Россия җыелмасы Польшаның Катовице шәһәрендә Польша, Америка һәм Иран командалары белән төркем этабына нокта куя. "Алтылык финалы"на узу өчен беренче бишлеккә эләгү кирәк. 12 команда тупланган 1 төркемнең турнир таблицасына күз салсак, Россия җыелмасы анда әлегә 7 нче урынга урнашты. "Алтылык финалы" Бразилиядә узачак.

"Команда әле яшь. Мөгаен, җиңүгә иртә ышанганнардыр. Андый хәл булырга мөмкин. Ачыкларбыз. Яшь команда әлегә тотрыклы уен күрсәтә алмый", – диде соңгы уеннан соң Россия җыелма командасы баш тренеры Сергей Шляпников.