Татарстан спортчысы Светлана Липатова Бакуда Европа уеннарында чыгыш ясый

3 июньдә ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасы тренерлар штабы хатын-кызлар җыелма командасында катнашучыларны игълан итте

 (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 3 июньдә ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасы тренерлар штабы Бакуда беренче Европа уеннарында катнашучы хатын-кызлар җыелма командасы әгъзаларын игълан итте.

Җыелма командага Татарстаннан 60 кг га кадәрге авырлык категориясендә халыкара класслы спорт мастеры, Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Светлана Липатова кергән, дип белдерделәр ТР Ирекле көрәш федерациясендә.

Шулай ук команда составына Валентина Исламова (48 кг га кадәр), Наталья Малышева (53 кг га кадәр), Ирина Ологонова (55 кг га кадәр), Валерия Коблова (58 кг га кадәр), Валерия Лазинская (63 кг га кадәр), Наталья Воробьева (69 кг га кадәр) , Екатерина Букина (75 кг га кадәр) кергән.