«Казаночка» яңа сезоннан премьер-лигада чыгыш ясый башлый

Премьер-лигада катнашучылар составы расланды, алар – 12 клуб

  (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Киләсе сезонда "Казаночка" баскетбол клубы хатын-кызлар командалары арасында Россия чемпионаты премьер-лигасында катнаша. Бу хакта "Р-Спорт" агентлыгына Россия баскетбол федерациясе ярышлар оештыру һәм үткәрү департаменты җитәкчесе Ирина Сумникова белдерде.

Кичә Россия баскетбол федерациясендә премьер-лига клублары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды, анда киләсе сезонга дивизионда катнашучылар составы расланды. Элек премьер-лига командалары составына Мәскәүнең "МБА" клубы да кертелүе белдерелгән иде. Шулай ук югары лигада "Воронеж-СКИФ", "Казаночка" (Казан) һәм "Политех СамГТУ" (Самара) клублары да катнашу теләген белдерде.

“Премьер-лигада катнашучылар составы расланды, алар – 12 клуб: 10 клуб узган сезонды чыгыш ясады, шулай ук "МБА" һәм "Казаночка", -диде Сумникова.