Казанда ФИНА дөнья чемпионатында эшләячәк транспорт йөртүчеләр өчен укулар башланды

Квалификацион сайлап алу үткән 275 кандидат атна дәвамында теоретик программа үтәргә тиеш була

(Казан, 5 нче июнь, “Татар-информ”). Казанда Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА Дөнья чемпионатында транспорт йөртүчеләрне әзерләү программасы старт алды. Квалификацион сайлап алу үткән 275 кандидат атна дәвамында теоретик программа үтәргә тиеш була.

Йөртүчеләр чемпионат турындагы мәгълүмат, Казан һәм Татарстан тарихы белән танышачак, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре һәм нигезләрен искә төшерәчәк, шулай ук инглиз телен дә хәтерләрендә яңартып алачаклар.

Инглиз телен белүдән тыш, кандидатка башка таләпләр дә белдерелгән. Чемпионатның булачак йөртүчесенең яше 23 тән түбән булмаска, 45 тән артмаска тиеш, “В” категориясе таныклыгына ия булуы һәм йөртү стажы 3 елдан да ким булмау, беркайчан да хөкемгә тартылмаган булуы шарт. “Барлык кандидатлар сайлап алынды инде. Барлыгы 275 кеше булачак, алар барысы да куелган таләпләргә җавап бирә. Сайлап алу 3 ай дәвамында – 2014 нче елның 1 нче сентябреннән 1 нче декабренә кадәр дәвам итте. Моңарчы безнең белән эшләгән кандидатлар хезмәттәшлекне яңарту теләген белдерде”, - дип билгеләп узды Спорт проектлары Башкарма дирекциясенең Транспорт һәм таможня процедуралары департаменты җитәкчесе Максим Денисов.

Чемпионатның оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чмпеионатка 183 транспорт җәлеп ителгән. Йөртүчеләр теоретик өлешне узып, сертификатлар алганнан соң гына руль артына утыра алачак. Укулар атнага биш көн өчәр сәгать булачак. 17 нче июль көнне транспорт йөртүчеләр эшкә тотыначак һәм эшләрен 18-нче август көнне генә тәмамлаячаклар.