Түбән Камада “Күн туп” турнирының финалы узачак

“Шинник” командасының яшь футболчылары “Күн туп” турнирының финалын Түбән Камада үткәрү хокукын яулады. Уеннар 11 июньдә башлана
(Түбән Кама, 5 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада кече яшьтәгеләр төркемендәге уенчылар арасында “Күн туп” балалар футбол турнирының республика финалы узачак. Мондый хокукка әлеге ярышларның зона этабында иң көчлеләр булып танылган “Шинник” командасы футболчылары ия булды.
Түбән Каманың яшь футболчылары Менделеевскида үзләренең барлык көндәшләрен отуга иреште. “Күн туп” турнирының финалында 10 иң көчле балалар командасы катнаша. Иң көчлеләрне “Дружба” спорт комплексының ясалма кырында ачыклаячаклар. Уеннар 11 июньдә башлана.