Түбән Кама йөзүчеләре Удмуртиядә узган ярышларда 6 медаль яулады

Ижауда балалар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Турнирда Түбән Кама укучылары төрле дәрәҗәдәге 6 медальгә лаек булды
(Түбән Кама, 5 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучылары шушы көннәрдә Ижауда узган йөзү ярышларында 2 алтын, 3 көмеш һәм бер бронза медаль яулады.
Удмуртиянең ирекле рәвештә Россия составына керүенә 450 ел тулуга багышланган турнирда Идел буеның төрле төбәкләреннән килгән 100дән артык яшүсмер катнашты. Ярышларда Түбән Кама данын мәгариф идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.
Яшь спортчылар бүләкләрне ике төр ярышта, 4кә 50 метрлы эстафетада, шулай ук катнаш йөзүдә яулады.