Югары Ослан авылында спорт мәйданчыгы төзелә башлады

Төзелеш «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы төзелә башлады. Бу хакта җирле "Волжская новь" газетасы яза.

Мәктәп ишегалды участогын тигезләделәр һәм кирәкле төзелеш материалын кайтара башладылар.

Авыл халкы төзелеш актив рәвештә алып барылыр һәм биредә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булыр дип өметләнә.

Төзелеш «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.