Хавьер Грасия: Сезон азагына төп максат – калган уеннарда җиңү яулау

"Рубин" футбол командасы баш тренеры "Уфа"га каршы уен алдыннан уздырылган ачык күнегүләр вакытында журналистлар белән аралашты.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). 7 майда "Рубин" футболчылары "Казан-Арена"да "Уфа" командасы белән очрашачак. Россия чемпионатының 27 нче тур уеннары алдыннан уздырылган ачык күнегүләр вакытында Казан командасының баш тренеры Хавьер Грасия журналистлар белән аралашты.

"Уфа" бүген 5 сакчы белән еш кына 5-3-1-1 схемасы кулланып уйный. Команда составында югарыда көрәшергә сәләте, яхшы сикерүче һөҗүмчеләре бар. "Уфа" – бик яхшы оешкан команда. Бүген Россия чемпионатында күп командалар сакка, аның тыгызлыгына зур игътибар бирә. Шунлыктан "Рубин"га гына түгел, башка командаларга да гол кертү авырлык белән бирелә. Без, әлеге сакны җимерү өчен бар көчне куеп, 3 очко алырга тырышачакбыз", – диде Хавьер Грасия.
 
Баш тренер имгәнгән уенчылар турында да мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренчә, сакчылардан Тарас Бурлак әле сихәтләнмәгән, ә Карлос Самбрано инде гомуми төркемдә шөгыльләнә башлаган һәм матчка әзер булачак икән.
 
"Сезон азагына төп максат – калган һәр матчта җиңү. Сезон башында да, хәтерләсәгез, һәр уенда җиңү максаты куелган иде. Команда тренер өчен дә уйнармы, дисезме? Безнең футболчылар – профессионаллар, алар һәрвакыт бар булган тырышлыкларын эшкә җигеп уйный. Ә мин үз эшемне сыйфатлы башкарырга тырышам", – ди Хавьер Грасия.