«Ак Барс» Югары хоккей лигасыннан 22 яшьлек хоккейчы белән килешү төзегән

Казан клубы Югары хоккей лигасында "Спутник" командасы өчен уйнаган һөҗүмче Владилен Захаров белән ике яклы килешү төзегән

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Сезон арасында беренче дүрт көндә КХЛ ның 18 клубы үз рәтләрен яңа уенчылар белән тулыландырды, дип хәбәр итә КХЛ матбугат хезмәте.

Шул рәвешле, Казанның «Ак Барс» командасы Югары хоккей лигасында "Спутник" командасы өчен уйнаган һөҗүмче Владилен Захаров белән бер елга ике яклы килешү төзегән.

Узган сезонда 22 яшьлек форвард Югары хоккей лигасында «Магнитка» (КХЛ да 8 матч, 0 очко, нәтиҗәлелек күрсәткече -3), «Южный Урал» һәм «Спутник» өчен (10 матч, 4 (3+1) очко) уйнады.

Магнитогорск мәктәбе спортчысы, карьерасының күп өлешен Яшьләр хоккей лигасында «Стальные Лисы» командасында үткәргән.