Түбән Камада грек–рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды

Түбән Каманың “Батыр” физкультура–сәламәтләндерү комплексында яшүсмерләр арасында грек–рим көрәше буенча турнир узды
(Түбән Кама, 5 май, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада яшүсмерләр арасында грек–рим көрәше буенча Җиңү көненә багышланган V Бөтенроссия турниры узды.
Быел әлеге ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән килгән 130 спортчы катнашты. Алар 5 үлчәү категориясендә җиңү өчен көрәште.
Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында Түбән Кама вәкилләре – беренче, Бөгелмә көрәшчеләре – икенче, Нефтекамски спортчылары өченче урынны яулады. Шәхси зачетларда да турнир хуҗаларына тиңнәр булмады, алар барлык үлчәү категорияләрендә абсолют җиңүчеләр булып танылды. Ярышларның барлык призерларына медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.