Татарстан данын яклаучы фигуралы шуу остасы Россия беренчелегендә җиңгән

Елизавета Осокина ирекле программада иң яхшысы булган һәм кыска программада җиденче урынны алган.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан данын яклаучы фигуралы шуу остасы Елизавета Осокина өлкән яшьтәгеләр арасында Россия беренчелегендә җиңде. Турнир Сочида узды.

Ул ике программа буенча 193,82 балл җыйган һәм беренче урын алган. Тверь өлкәсеннән Алина Горбачева көмеш медальгә, Марий Эль Республикасыннан Дарья Садкова бронза медальгә ия булган. Татарстаннан «Биектау» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче тагын бер спортчы Сәидә Закирова утыз катнашучы арасында 14нче урынны алган.

Мәскәүнең ЦСКА спорт мәктәбендә шөгыльләнә торган беренчелек җиңүчесе сүзләренчә, бу аның өчен хәзерге сезонда соңгы ярыш булган. Ул аның өчен кыска программа бик уңышлы булмавын (7 урын), ә ирекле программа нәтиҗәсеннән канәгать калуы турында сөйләде.

Татарстаның олы яшьтәге үсмерләре арасында алдынгы урыннарны алучылар булмаган.