Апаста эшмәкәр кубогына хоккей уеннарында "Медведи" командасы җиңде

Икенче урында Арча, өченче урында Мари Эл вәкилләре.

(Апас, 5 март, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев).Апас районы Каратунда туып-үскән эшмәкәр Илгизәр Гыймадиев Апас районы спорты үсешенә үз өлешен кертте. Бу турыда җирле басма хәбәр  итә.

Аның Кубок-призларына “Алтын алка“ боз сараенда 2008-2919 елларда туган яшь хоккейчылар арасында ачык турнирда Апастан ике һәм Арча районы, Мари-Эл Республикасыннан килгән командалар катнашты. Беренче урынны Апасның “Медведи“ хоккей командасы яулады. Икенче урында Арча, өченче урында Мари Эл вәкилләре.

Апасның яшь хоккейчылары, килгән кунаклар, әти-әниләр киң күңелле иганәчегә бик зур рәхмәтле.

Икенче көнне Апасның 2006 елда туган малайлар хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән хоккей турнирына китте.