FINA Казанда спортның су төрләре буенча чемпионатка әзерлек барышын хуплады

Чараның телеаудиториясе 4,5 миллиардтан артырга тиеш

 (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Мексиканың Канкун шәһәрендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) чаралары кысаларында “Казан 2015” оештыру комитеты делегациясе 2015 нче елда Казанда булачак спортның су төрләре буенча XVI чемпионатка әзерлек барышы турында беренче рәсми хисап тәкъдим итте. Бу хакта “Казан 2013” башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составына Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA бюросы вәкиле Владимир Сальников, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, 2015 нче елда Казанда булачак спортның су төрләре буенча XVI чемпионатны рәсми оештыручы - “Казан 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров керде.

Чараның телеаудиториясе 4,5 миллиардтан артып китәчәк. Чемпионатның төп тапшырулар компаниясе - «Eurovision Production Coordination» оешмасына телевизион трансляцияләрнең сыйфатын тәэмин итү эше йөкләнелгән. Оешманың вәкилләре, булачак эшнең фронтын бәяләү өчен, Казанга килде.