news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан чаңгычылары 4 медаль яулады.

Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады
https://tat.e-nkama.ru/news/758/94117/

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» бөтенроссия ярышларында 10 километрга узышта бронза медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

2 декабрь көнне, «Вершина Тёи» бистәсендә чаңгы ярышлары буенча «Хакасия кубогы» кысаларында дүртенче ярыш узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан чаңгычылары 4 медаль яулады. Татарстан җыелма командасы капитаны Артем Николаев ирекле стильдә 15 километр арага узышта алтын медаль яулады. Шул ук ярышта Андрей Ларьков өченче урынны алды.

Артем Николаев шулай ук классик стильдә 15 километрга узышта өченче урын алды. Денис Филимонов ирекле ярышта беренче булды. Классик стильдә 10 километрга узышта Алия Иксанова бронза медаль яулады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100