Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте чемпионатында иң яхшысы булды

Тхэквондо буенча III Бөтенроссия ярышлары быел Ульяновскида уздырылды.
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Тренер Алексей Лукьянов җитәкчелегендә Татарстан командасы тхэквондо буенча “Динамо” җәмгыяте Бөтенроссия чемпионатында гомуми зачетта иң яхшысы булды. Бу хакта Татарстан “Динамо”сы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярышлар Ульяновскида 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр уздырылды. Барлыгы 16 комплект бүләк уйнатылды. Призлы урыннар өчен Россиянең 14 төбәгеннән 100 спортчы көч сынашты.Татарстан спортчылары шәхси зачетта республикага 6 - алтын, 2 - көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайтты.Гомуми зачетта көмеш медальгә турнирны быел уздыручы хуҗалар - Ульяновск спортчылары, “бронза”га Чиләбе тхэквондистлары лаек булды. Турнир  Бөтендөнья тхэквондо кагыйдәләре буенча өченче ел рәттән үткәрелде. Узган ел ярышлар Татарстан башкаласында уздырылган иде.