Татарстанлылар самбо буенча Татарстан Президенты Кубогында ике «бронза» яулады

Ярышларда Татарстанннан 14 спортчы катнаша.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан спортчылары Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узучы самбо буенча ТР Президенты Кубогының беренче көнендә ике бронза медаль яулады. Бу хакта республика Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин сөйләде.

«Чара бездә инде өченче тапкыр үткәрелә, анда 18 ил катнаша. Татарстаннан 14 спортчы катнаша, аларның икесе бронза медаль алды. Алдагы көннәрдә безнең спортчылар сәләтле булуларын күрсәтер әле дип ышанабыз», – диде Раиф Вафин.

«Без нәтиҗәне алдан күрә алмыйбыз, чөнки бу көрәш, һәм нәтиҗә төрлечә булырга мөмкин. Әмма без спортчыларыбызга җиңүләр телибез», - диде Татарстан спорт министрлыгы вәкиле