«Югра» командасына каршы гадәти режимда әзерләнәбез – Зиннәтулла Билалетдинов

«Ак Барс» хоккейчылары бүген кичке матчка әзерләнә.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Ханты-Мансиның «Югра» командасы белән уйный. Көндезге күнегүләр вакытында команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов журналистлар белән аралашты.

«Югра» командасына каршы гадәти режимда әзерләнәбез. Һәрвакыт башкарган эшләргә тукталабыз. Узган матч буенча нәтиҗәләр ясалды: кимчелекләрне дә, уңай якларыбызны да күрдек, көндәшнең дә уенын өйрәндек», – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Билалетдинов сүзләренчә, «Югра»да күптән түгел баш тренер алышыну, команданыың уенына да үзгәрешләр керткән.

«Үзгәрешләр бар. Без аңа әзер булырга тиешбез», – диде ул.

Зиннәтулла Билалетдинов сүзләренчә, имгәнүдән соң сафка баскан сакчы Атте Охтамаа да бүгенге матчта катнашачак.