“Зенит-Казан” Россия Кубогы матчында икенче мәртәбә җиңү яулады

Ил Кубогының башлангыч этабындагы икенче матчта трофей хуҗалары “Локомотив-Изумруд” командасын отты

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия Кубогының башлангыч этабындагы икенче матчта “Зенит-Казан” клубы волейболчылары Екатеринбургның “Локомотив-Изумруд” командасын “коры” исәпкә отты. Шуның нәтиҗәсендә казанлылар өченче төркем лидерлары рәтенә чыкты.
Искәртеп узабыз, ярымфинал этабына өч команда уза. “Зенит-Казан” командасының Мирный бистәсендә урнашкан күнегүләр базасында ике очрашуда да оттырган Уфаның “Урал” клубы волейболчылары алар арасына кермәячәк.
Бүген кич “Зенит-Казан” “А” югары лигасы клубы – Оренбургның “ТНК-ВР” волейболчылары белән очраша, дип хәбәр ителә Казан командасының рәсми сайтында.
«Локомотив-Изумруд» (Екатеринбург) – «Зенит-Казан» – 0:3 (19:25, 18:25, 22:25).