Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов шахмат буенча Россия җыелма командасы әгъзаларын котлады
Хатын-кызлар җыелма командасы составында чыгыш ясаган Казан шахматчысы Алисә Галләмова Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында отты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Шахмат федерациясенең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Илья Левитовка телеграмма юллады. Ул анда шахмат буенча Россия җыелма командасын Ханты-Мансийскида узган Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россиянең иң яңа тарихында беренче тапкыр хатын-кызлар шахмат командасы Олимпия пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Әлеге җиңү Россия профессиональ спортының яңадан аякка басуына тагын бер дәлил, төрле буын чемпионнарының тулы бер плеядасын тәрбияләгән Россия шахмат мәктәбенең югары Халыкара абруен раслаучы факт булды. Ярышларга яхшылап әзерләнгәннәре, матур уен күрсәткәннәре өчен барлык спортчыларга һәм хатын-кызлар җыелма командасы тренеры Юрий Рафаэлович Дохоянга зур рәхмәтләремне ирештерәм.
Татарстанлылар өчен әлеге җиңүгә безнең Татарстан спортчысы Алисә Галләмованың лаеклы өлеш кертүе икеләтә горурлык.
Шулай ук гадел һәм кискен көрәштә көмеш медаль яулаган Россия ир-егетләр җыелма командасы тренерлары һәм шахматчыларын да ихластан котлыйм. Бу хөрмәткә лаеклы нәтиҗә. Россиянең барлык шахматчы-олимпиячеләренә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим”, - диелә телеграммада.
Искәртеп узабыз, Россия хатын-кызлар җыелма командасы беренче тапкыр Бөтендөнья шахмат олимпиадасында җиңүгә иреште. Шул ук вакытта турнирда Россияне тәкъдим иткән дүрт ир-егетләр командасының иң яхшысы икенче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз