news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак

Җиңү өчен Россиянең 14 төбәгеннән 100дән артык яхта спорты белән шөгыльләнүчеләр көрәшәчәк.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августтан 10 августка кадәр Казанда «Оптимист», «Кадет», «Зум8» классларында җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак.

Россиянең 14 төбәгеннән 100дән артык яшь яхта спорты белән шөгыльләнүче команда ярышларында көч сынашачак. Гомуми дистанцияләр Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге районында урнашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 5 август көнне 18:00 сәгатьтә булачак, ә беренче узыш 6 августта 11:00 сәгатьтә башланачак.

Татарстан беренче тапкыр мондый югары статуслы бөтенроссия балалар ярышын кабул итә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100