news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Нурлат, Мөслим Биектау районнарында өч бассейн төзелә

Быел Буа, Сарман, Мамадыш, Яшел Үзән, Тукай, Кукмара районнарында алты универсаль спорт залы, алты чаңгы базасы төзелә.

Быел Нурлат, Мөслим Биектау районнарында өч бассейн төзелә
Илнар Төхбәтов

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда Нурлат, Мөслим Биектау районнарында өч бассейн пәйда булачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты уздырган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Республика программалары буенча, бездә боз сарайлары, йөзү бассейннары, универсаль спорт мәйданчыклары төзелә. Татарстанда 85 универсаль спорт мәйданчыгы бар. Быел Буа, Сарман, Мамадыш, Яшел Үзән, Тукай, Кукмара районнарында алты универсаль спорт залы, алты чаңгы базасы төзелә», — диде министр.

Владимир Леонов сүзләренчә, Балык бистәсе, Лаеш районнарында ясалма бозлы өч шугалак төзеләчәк. «Инфраструктура быел шактый яхшырачак. Төп максат — халыкның спорт белән шөгыльләнү ихтыяҗын канәгатьләндерү», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100