"Ак Барс" Sochi Hockey Openда Россиянең олимпия җыелмасын җиңде

Казан командасыннан капкага кертелгән алкалар буенча Владислав Кара, Роб Клинкхаммер, Данис Зарипов һәм Артем Лукоянов аерылып торды.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанның “Ак Барс” командасы Sochi Hockey Open сезон алды турнирында 4:2 исәбе белән беренче җиңүне яулады. Зинәтулла Биләлетдинов уенчылары Россиянең Олимпия җыелма командасын җиңде. Җиңү китергән алканы “барслар” составы капитаны Данис Зарипов кертте, соңыннан ул матчның иң яхшы уенчысы булып танылды. 

Хоккей, ир-атлар. Sochi Hockey Open сезон алды турниры. “Ак Барс” (Казан) – Россиянең Олимпия җыелмасы – 4;2 (3:1, 0:1, 1:0).
Алкаларны керттеләр: Ткачев (6’, 0:1), Кара Кара (8’, 1:1), Клинкхаммер (9’, 2:1), Зарипов (18’, 3:1), Пайгин (35’, 3:2), Лукоянов (60’, 4:2).