Универсиада утын Апас, Олы Кайбыч һәм Кама Тамагы халкы каршы алды

Бүген Универсиада уты Югары Осланда һәм Яшел Үзәндә була

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). 3 нче июльдә Бөтендөнья студентлар уеннары символы Татарстанның өч муницпаль районында: Апас, Олы Кайбыч һәм Кама Тамагында - булды.

Ут эстафетасы Апаста “Алтын алка” боз сарае алдындагы мәйданда старт алды. Муниципаль районның 20 кешесе факел йөртүче булды. Эстафета Мәдәният йорты алдындагы мәйданда тәмамланды. ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Акчурин тантананың мактаулы кунагы булды.

“Бүген Апас тынычлык, дуслык һәм студентлар бердәмлеге булган Универсиада утын каршы ала. Ут соңгы елда озын юл үтте һәм бүген сезнең районга килеп җитте. Бөтендөнья студентлар уеннары символы Уеннар ачылышы тантанасында төп касәдә генә түгел, ә сезнең йөрәкләрдә дә кабынсын!”, - диде Тимур Акчурин.

Олы Кайбычта Универсиада утын 15 факел йөртүче алып барды. Тантанада РФ Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов катнашты.

“Мин бүген Кайбыч районы җирендә булуыма һәм сезнең белән Универсиада утын каршы алуыма шат. Әлеге ут сезнең йөрәкләрдә мәңге яшәсен. Сезне Казанда Универсиадада көтәбез!”, - диде Илгиз Гайнетдинов.

Кичә ут эстафетасын соңгы булып, Кама Тамагы кабул итте. Кама Тамагының 20 кешесе Бөтендөнья студентлар уеннары символын бистә урамнары буйлап алып барды. Ут эстафетасы район хастаханәсе алдында башланып, “Акчарлак” СК янындагы ут касәсен кабызу белән тәмамланды.

“Кама Тамагы халкы, бүген Универсиада уты эстафетасын кабул итү өчен, бик күп эшләде”, - дип ассызыклады Кама Тамагы районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев.

Ут эстафетасы Кама Тамагы җитәкчелегенә эстафета факелын тапшыру белән тәмамланды.

Бүген ут эстафетасын Югары Ослан һәм Яшел Үзән каршы ала, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.