Россиянең синхронлы йөзү осталары Универсиадада чыгыш ясау өчен тудырылган шартлардан бик канәгать

Кичә аларның тренировкалары башланган

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Кичә Спортның су төрләре сараенда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада синхронлы йөзү спорт төрендә катнашучы командаларның тренировкалары башланды. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең рәсми сайты хәбәр итә. Искәртеп узабыз, синхронлы йөзү Бөтендөнья студент уеннары ярышлары программасына беренче тапкыр кертелгән.

Олимпия уеннарында өч тапкыр чемпион исемен яулаган, биш тапкыр Ауропа чемпионы булган Светлана Ромашина Универсиадада синхронлы йөзү буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы Светлана Колисниченко белән чыгыш ясаячак. Спортчыларның чыгышлары моның белән генә тәмамланмаячак. Россия җыелма командасы үз осталыгын дуэт, соло, төркемле һәм катнаш төркемле чыгыш программасында күрсәтәчәк.

Тренировкалардан соң ил җыелма командасы спортчылары ярышларга карата фикерләре белән уртаклашты. Светлана Ромашина, биредә оештыру дәрҗәсеннән таң калуын сиздерде. “Хәтта бассейнда суны да безгә кирәкле дәрәҗдә җылытканнар. Казанда спортчыларга үзен тулы күләмдә күрсәтер өчен барлык шартлар бар”, - ди С. Ромашина. Аның фикеренчә, Япония синхрончылары Россия өчен җитди көндәш санала.

Синхронлы йөзү буенча ярышларга билетлар сатылып беткән, бу факт спортчылар күңеленә бик хуш килгән. “Кызганычка каршы, әлегә безнең спорт төренә ихтыяҗ зур түгел, тик трибуналарның шыгрым булуы башкача фикерләргә этәргеч бирәчәк”, - дп билгеләп узды Ромашина.

Синхронлы йөзү буенча Россия җыелма командасы составына Ромашина, Колисниченкодан тыш, Александра Пацкевич, Анжелика Тиманина, Дарья Коробова, Алла Шишкина, Александра Зуева, Анися Ольхова, Елена Прокофьева, Мария Шурочкина, Влада Чигирёва, Михаела Каланча кергән.