Казанда Универсиада билетлары сату өчен өстәмә биш касса ачылган

Бу билетларга ихтыяҗ зур булу һәм кассаларга чират барлыкка килү белән бәйле

  (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары арасында 2013 елгы Универсиада чараларының популяр булуы белән бәйле рәвештә Уеннарны оештыручылар белән “Кассир.ру” рәсми билет операторы билетларны сату нокталарын арттыру турындагы карарга килде.
Бүгенге көннән башлап шәһәрлеләр һәм башкала кунакларына уңайлы булсын өчен “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Универсиада чараларына билетлар сату пункты эшли башлый. Берьюлы 5 кассада спорт чараларына һәм Универсиада тантаналарына билетлар сатып алу мөмкин. Сату пункты 4-17 июльдә 10.00-22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.